Укучыларны «Во славу русского гения» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар
Акция А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышлана.
2024 елның 25 сентябреннән 15 октябренә кадәр «Культура для школьников» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Во славу русского гения» Бөтенроссия акциясе узачак.
Россия укучылары иҗади ярышларда катнаша һәм түбәндәге номинацияләрдә үзләренең әдәби, артистик һәм сәнгать сәләтләрен күрсәтә алалар:
«Пушкин һәм театр» (шагыйрь әсәрләре буенча театр куелышы);
«Пушкин укулары» (А. С. Пушкин әсәрләрен уку);
«И в новом веке Пушкин с нами» (шагыйрьгә һәм аның иҗади мирасына багышланган үз әсәре);
«Пушкин в живописи» (А.С. Пушкин портреты яки аның бер әсәренә иллюстрация).
Тулырак Культурадляшкольников.РФ
фото: © архив «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев