Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укучыларны «Минем Мәдәни җәй» Бөтенроссия фотоакциясендә катнашырга чакыралар

«Минем Мәдәни җәй» Бөтенроссия фотоакциясе 21-25 август көннәрендә узачак.

Укучылар 21-25 август көннәрендә узачак «Минем Мәдәни җәй» Бөтенроссия фотоакциясендә катнаша ала. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.

Мәдәни чараларга йөрү күзаллауны киңәйтә, гаҗәпләнергә, уйларга һәм хыялланырга өйрәтә. Ә фотография сәнгате балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы шөгыль булып тора, ул дөньяга карашын үзгәртә һәм яшерен талантларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Россия укучылары быел җәй барган мәдәни чаралар турында фотография сәнгате аша сөйли алалар.
Бу акциядә катнашу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә үзең булган мәдәни чараның фотосын (театр, музей, күргәзмә, балалар сәламәтләндерү яки мәктәп яны лагерьларындагы концерт һ.б.) урнаштырырга кирәк. 
Шулай ук постта шушы чара турында кыскача сөйләргә, үз төбәгең (өлкә, край, округ һ.б.), фамилияң, исемеңне язарга һәм #фотолетокдш хештегын куярга кирәк.

Фотоны акциядә катнашучы мәктәп укучысы үзе төшергән булырга тиеш. Шулай ук катнашучының «ВКонтакте»дагы сәхифәсе ачык булырга тиеш.

Эксперт комиссиясе 30 иң яхшы эшне сайлап алачак, алар гомуми видеоролик-галереягә керәчәк һәм Культурадляшкольников. РФ порталында бастырылачак. 

Җиңүчеләр «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проектыннан исемле сертификатлар һәм бүләкләр алачак. 
Җиңүчеләрне игълан итү 2023 елның 19 сентябрендә башкарыла. Һәр катнашучыга сертификатлар биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев