Укучыларны комикслар лабораториясендә катнашырга чакыралар
Комикс ясарга 14 яшькә кадәрге мәктәп балалары һәм беренче курс студентлары чакырыла.
«Комикслар лабораториясендә катнашырга теләгән кешеләрдән гаризалар көтәбез» диелә Бөтендөнья татар яшьләре форумы телеграм-каналында.
Лаборатория вакытында гаиләгә багышланган комикслар ясаячаклар. Алар күргәзмә рәвешендә китапханәнең универсаль залында күрсәтеләчәк.
Катнашучылар исемлеге 4 ноябрьдә игълан ителәчәк.
Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Катнашырга гаиләсе турында уйланып, кыска комикс ясарга әзер 14 яшькә кадәрге мәктәп балалары һәм беренче курс студентлары чакырыла.
Күбрәк мәгълүмат һәм гариза бирү формасы монда:
https://forms.gle/ebrwku4dmXcYFQDr7
Шулай ук гаризаны radif@ya.ru адресына җибәрергә була (исемегезне, телефоныгызны языгыз, берничә рәсемне өстәгез, мөмкин булса, кыска комикс концепсиясен сөйләгез).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев