Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче июньдә «Китапстан» марафоны старт алды

«Китапстан» — җәйге китап марафоны. Марафон 1 июньдә башлана һәм 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашырга чакыра.

«Китапстан» — җәйге китап марафоны. Марафон 1 июньдә башлана һәм 2023 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

«Китапстан» — китап укучыларга брошюра-юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп бара. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә:
«Китап өчен тышлыгык уйлап тап һәм буя»
«Бу китапның эчтәлеген бер сүз белән аңлат».

Марафонда катнашучылар өчен 20500 брошюра бастырылган. Аның инстраукциясе дә бар. Юл күрсәткеч өстәл уенына охшаш, анда бала гына түгел, ә бөтен гаилә дә катнаша ала. Яшь чикләре юк.

Юл күрсәткеч Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм символлары темасына бизәлгән.
Әдәбият һәм китаплар сайлауда бернинди чикләр юк.

Әгәр дә син китап укудагы прогрессыңны уртаклашырга теләгән укучылар оештыручылар белән элемтәгә керергә тиеш, марафон тәмамлангач, иң актив катнашучыларны бүләкләячәкләр.

https://ryltat.ru/китапстан/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев