Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укучылар «хезмәт» дәресендә пилотсыз очкыч технологиясен өйрәнә башлаячак

Яңа блокны өйрәнү өчен берничә сәгать вакыт каралган.

«Хезмәт» фәне буенча мәктәп программасына пилотсыз очу аппаратлары технологиясенә багышланган модуль керәчәк. Яңа блокны өйрәнү өчен берничә сәгать вакыт каралган. Бу хакта журналистларга Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Кайбер модульләр «хезмәт» фәне буенча өстәмә темалар белән киңәйтелде. Кайбер темаларга эчтәлек буенча төзәтмәләр кертелде. Мисал өчен, пилотсыз авиация системаларына багышланган шундый модуль яки темалар блогы барлыкка киләчәк», - дип сөйләде спикер «Татарстан – казанышлар республикасы» матбугат туры вакытында.

Мөҗипов яңа уку елыннан мәктәп программасында «технология» урынына «хезмәт» фәне барлыкка киләчәген искәртте. Монда һөнәри юнәлешкә багышланган берничә яңа модуль өстәләчәк. Шул ук вакытта сәгатьләр саны һәм фәнне укыту, узган елдагы кебек үк, кала.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев