Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укучылар «Смешарики» мультфильмын татарча тавышландырган

Крош, Ежик, Ябалак, Копатыч, Нюша, Кар-карыч, Пин – барысы да үз тавышын тапкан.

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары «Смешарики» мультфильмын татар теленә тәрҗемә итеп, татарча тавышландырган. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»енең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итте.

«Кордебалет» сериясендә монтажер – Ильяс Төхфәтуллин, Крош – Айзилә Хөсәенова, Ежик – Айсылу Хөсәенова, Ябалак – Лилия Мөхәммәтшина, Копатыч – Ильяс Төхфәтуллин, Нюша – Диана Корейкина, Кар-карыч – Йосып Хафизов, Пин – Ильяс Төхфәтуллин.

«Егетләр илһамланып, бу процесс белән шулкадәр мавыкты! «Лунтик» мультфильмы сериясенең берсен тәрҗемә итеп, тавышландырдылар», – ди ул. «Радио передача» сериясендә монтажер – Ильяс Төхфәтуллин, Лунтик – Мәрьям Галиева, Кузя – Рәйхан Хәбибуллин, Вупсень – Лилия Мөхәммәтшина, Пупсень – Әмир Җиһаншин Пескарь Иванович – Йосып Хафизов, Шнюк – Ильяс Төхфәтуллин, Мила – Алия Монасыпова.

https://tatar-inform.tatar/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев