Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укучылар өчен тарихи чара узды

«Петр заманы реформалары» дигән интеллектуаль уен Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан оештырылды.

17нче ноябрьдә «Заман» яшьләр үзәгендә шәһәркүләм тематик чара узды. «Петр заманы реформалары» дигән интеллектуаль уен Петр I тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү максатыннан оештырылды.
Чарада 45нче мәктәпнең 8-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган «»,«Феникс», «Прометей», «Бригантина», «Гардемариннар», «Ал җилкән» командалары катнашты.
Интеллектуаль уенда катнашучыларның чыгышларын «Заман» яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Рафик кызы Шамкина; 45нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Роберт Даниярович Алекбаев; 45нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Әдип кызы Зарипова бәяләде.
Чарада 9 А сыйныф укучылары Мөхсинов Тимур һәм Абрамова Варвара аеруча уңышлы чыгыш ясады
Интеллектуаль уенда җиңүчеләр:
Беренче урынны «Гардемарины» командасы яулады; икенче урында «Аврора» командасы; «Бригантина» командасы өченче урынны алды. Командалар дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев