Укучылар өчен «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үтә
Ачык ишек

Укучылар өчен «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы үтә

27нче октябрьгә кадәр укучылар «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала.

Олимпиада 1-9 сыйныф укучылары өчен "Учи.ру" сайтында үтә. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга һәм Олимпиада битенә (укучының шәхси кабинеты аша) күчәргә кирәк. 

Әлеге олимпиадада өлкәннәр дә юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен «Юллар легендасы» тестында тикшерә алалар.

Олимпиада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев