Укучылар «Мәдәният безнең тирәдә» онлайн-олимпиадасында катнаша ала
Олимпиада 1-11 сыйныф укучылары өчен үтә.
5нче ноябрьдән 2нче декабрьгә кадәр «Учи.ру» белем бирү платформасында «Мәдәният безнең тирәдә» онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлеге булачак. Олимпиада 1-11 сыйныф укучылары өчен үтә.
Ярышның төп максаты — мәдәният, тел, әдәбият, тарих һәм сәнгать белән кызыксынуны үстерү һәм аңа заманча тормыш призмасы аша карау. Проект «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Интерактив биремнәр укучыларга үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, дөньяга карашларын киңәйтергә, гомуми эрудицияне күтәрергә, шулай ук образлы һәм системалы фикерләүне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Ярышта катнашып укучылар мәдәният һәм тарих арасында үзара бәйләнеш табарга өйрәнәчәкләр.
Олимпиада бушлай. Катнашу өчен https://cultura.uchi.ru сайтта теркәлергә яки логин һәм пароль белән керергә кирәк. Биремнәрне чишү өчен укучыларга 60 минут бирелә. Ярышларда катнашучыларның барысына да, нәтиҗәләргә карап, сертификат, грамота яки диплом, ә укытучылар Рәхмәт хатлары биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев