Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укучылар ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаша ала

Ясалма интеллект буенча 2024 елгы Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабына теркәлү башланды.

Ярышлар 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Олимпиада «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында дүртенче тапкыр уза, аны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.

«Өч ел эчендә олимпиадада Россиянең барлык төбәкләреннән 40 меңнән артык укучы катнашты. Быел без кимендә 16 мең баланың катнашуын көтәбез. Олимпиадада катнашучылар интеллектуаль технологияләр өлкәсендә лидер булу потенциалына ия, һәм безнең бурыч — алар өчен бу потенциал тулысынча ачылсын өчен шартлар тудыру. Сәләтле балалар белән эшләү — киләчәккә инвестиция», — дип билгеләде Россия Мәгариф министрлыгының цифрлы трансформация һәм зур мәгълүматлар Департаменты директоры, олимпиаданың оештыру комитеты рәистәше Андрей Горобец.

Олимпиада мәктәп укучыларында интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне ачыклау һәм үстерүгә, ясалма интеллект технологияләре белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Ясалма интеллект буенча ярышлар сайлап алу, төп һәм йомгаклау этапларында узачак. 

Барлык этаплар да VKның Аll Cups оешмасы технологик платформасында уздыруга планлаштырылган.

Олимпиадада катнашу өчен укучылар рәсми сайтта 6 октябрьгә кадәр теркәлергә тиеш. Сайлап алу һәм төп этаплар дистанцион форматта узачак. Олимпиаданың йомгаклау этабы ноябрьдә узачак, анда төгәл 50 финалист катнашачак.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Фото Фрипик сайтыннан.

рәсми сайт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев