Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Укучылар һәм студентлар «Зеленый Зачет» Бөтенроссия экологик тестында катнаша ала

Тестны 1-2 курс студентлары һәм 8-11 сыйныф укучылары үтә ала.

Укучылар һәм студентлар «Компас» фонды оештырган «Зеленый Зачет» Бөтенроссия экологик тестында катнаша ала. Тестта катнашу өчен шушы сылтама аша үтәргә кирәк.

Тестны 1-2 курс студентлары һәм 8-11 сыйныф укучылары үтә ала. Махсус алар өчен илнең әйдәп баручы профильле югары уку йортларының укытучылары тарафыннан экология, химия, биология, география буенча 600дән артык уникаль сорау әзерләнгән. 

Иң күп балл җыйганнар икенче этапка үтәчәк, анда олимпиада биремнәрен чишәргә кирәк булачак. Нәтиҗәләр 2025 елның мартында ясалачак. 

Программада катнашучы барлык укучыларның да илнең әйдәп баручы университетларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар.

Фото https://зеленыйзачет.рф сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев