Укучылар һәм студентлар өчен программалаштыру буенча бушлай курслар ачыла
2023 / 2024 уку елына гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары «Киләчәк коды» проекты кысаларында телләрне программалаштыру эшен өйрәнәчәкләр.
2023 — 2024 уку елына гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Иннополис университеты — проект операторларының берсе. Уку йорты Python программалаштыру теле буенча 5 программа уздырачак:
- 2D-уеннар эшләү
- Telegram-ботлар
- Ясалма интеллект белән эшләү
- График интерфейслар һәм парсерлар ясау
- Этик хакинг
Укучылар өчен информатика буенча БДИ (ЕГЭ) һәм БДИ (ОГЭ) мәсьәләләре буенча өстәмә вебинарлар узачак. Уку онлайн һәм офлайн-форматта уза һәм 144 сәгать дәвам итәчәк.
Гариза биргәннән соң 10 эш көне эчендә сынау узарга һәм мәгариф оешмасы белән бушлай белем алуга килешү төзергә кирәк. Йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырып, көллият укучылары һәм студентлары курсны тәмамлау турында сертификат алачак. Иннополис университеты курсларына тулырак мәгълүмат һәм теркәлү: stc.innopolis.university/codeschool
«Киләчәк коды» проектының барлык курслары турында җентекләбрәк: gosuslugi.ru/futurecode
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев