Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Уфада Айгиз Баймөхәммәтов әсәре буенча төшерелә торган фильмга кастинг игълан ителде

Кастингта катнашу өчен рус телен белүче 11 - 14 яшьлек малайлар,11 - 13 яшьлек кызлар кабул ителә.

 

Уфада язучы Айгиз Баймөхәммәтовның шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча «Ташлама мине, әни!» тулы метражлы нәфис фильмын төшерә башлыйлар. Бу хакта Башкортстан кинематографистлары берлеге рәисе Зөһрә Боракаева әйтте, дип хәбәр итә «Башинформ».

Проектны БР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе башлап җибәрә. Фильмның режиссеры - Вилүрә Исәндәүләтова. Кино төшерү гыйнвар ахырында башланачак.

Кастингта катнашу өчен малайларның 11 яшьтән 14 яшькә, кызларның 11 яшьтән 13 яшькә кадәр булуы һәм рус телен белүләре мәҗбүри шарт булып тора. Кастинг видеоязмалар буенча үткәреләчәк. Гаризалар республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән кабул ителә.

Катнашырга теләүчеләргә исем-фамилиясен, яшен, үзләре турында сөйләргә яки кыска шигырь укырга кирәк була. Видео 2-3 минуттан артмаска һәм яхшы яктыртылган урында төшерелергә тиеш. Элемтә өчен контакт телефонын күрсәтергә кирәк. Видеоны бары тик castingfilm2023@yandex.ru почтасына җибәрү сорала.

Язучы Айгиз Баймөхәммәтовның «Ташлама мине, әни!» әсәре балалар йортындагы үсмерләрнең авыр тормышы турында сөйли. Повесть күп телләргә тәрҗемә ителгән, укыту программаларына кертелгән. Башкортстан, Татарстан, Бурятия, Тува, Калмыкия һәм Казахстан театрларында әлеге әсәр мотивлары буенча спектакльләр уңышлы бара.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев