Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«UenFest» фестивале җиңүчеләре – «Сочи Парк»та

Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы 16 - 19 сентябрьдә Россиянең иң яхшы парк-аттракционнарыннан берсе «Сочи Парк»та ял итәчәк.

Фестивальдә җиңүче балалар биредә рәхәтләнеп күңел ача алачак. Аларны кызыклы программа һәм аттракционнар көтә.

Кукмара коллективы Татарстан халыклары традицион уеннарының II төбәкара «UenFest» фестивалендә җиңү яулады. Нәтиҗәләр 1нче июнь көнне Казан Кирмәне территориясендә  Пушечный дворда игълан ителде.

Фестивальның финалы кысаларында халык уеннары һәм төрле һөнәрләргә багышланган мастер-класслар узды. «UenFest» традицион рәвештә Казан Кирмәне территориясендә  Пушечный дворда үтә. Быел бирегә 16 000 гә якын кунак килде.

«UenFest» традицион уеннар фестивале» – һәрбер бала катнашырга, уңай эмоцияләр алырга һәм Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре турында белергә мөмкин булган масштаблы проект», – дип белдерде «Таткультресурсцентр» оешмасы җитәкчесенең урынбасары Эльвина Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев