«УенФест» III Халыкара фестиваль-конкурсының финал туры узачак
Ачык ишек

«УенФест» III Халыкара фестиваль-конкурсының финал туры узачак

1 июнь көнне 10.00 сәгатьтә традицион халык уеннарының «УенФест» III Халыкара фестиваль-конкурсының финал туры старт ала.

1 июнь көнне 10.00 сәгатьтә традицион халык уеннарының «УенФест» III Халыкара фестиваль-конкурсының финал туры старт ала. Йомгаклау этабы традицион рәвештә «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы Пушечный двор территориясендә узачак.

Катнашучыларны күмәк уеннар, халык сәнгать кәсепләре буенча мастер-класслар, фольклор коллективлар һәм Татарстан эстрада артистлары концерты көтә.

Фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү һәм танылган артистлар Илгиз Шәйхразиев, Shoner Paul, Нияз Кәримуллин һ. б. катнашындагы концерт белән тәмамланачак.


Нет комментариев