Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Уен дәвам итә...

Лилия Гыйбадуллинаның «Гейм оф ханс. Ханнар уены» әсәре буенча викторина.

1. Тукталышта малайга кем очрый?

а) карт;

б) карчык;

в) кыз.

2. Төп герой нинди уен белән «җенләнә»?

а) Бабл шариклар;

б) Шашка;

в) Идегәй.

3. Беренче левелда малай нинди персонаж булып уйный?

а) «Котлыкыя»;

б) «Җантимер»;

в) «Туктамыш».

4. Уенда нинди кораллар белән уйныйлар?

а) сөңге, җәя белән ук, кылыч;

б) ракеткалар;

в) боҗралар.

5. Дастан ул – ...

а) предмет яки күренешне читләтеп, сурәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләргә исәп тоткан башваткыч;

б) сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерын сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре;

в) төрле каһарманнар, аларның батырлыклары турындагы әсәр.

6. Малай китапханәче ападан нинди китап сорый?

а) «Идегәй» дастаны;

б) «Сак-Сок» бәете;

в) «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәре.

 

 

 

7. Икенче левелда Туктамышның ярдәмчесе кем була?

а) «Кадыйрбирде»;

б) «Кобогыл»;

в) «Норадын».

8. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгән ел:

а) 922;

б) 1111;

в) 1236.

9. Реаль тормышта төп герой кайсы спортны үз итә?

а) хоккей;

б) волейбол;

в) футбол.

10. Идегәй дастанын малай кайсы әсәр белән чагыштырып карый?

а) «Гарри Поттер»;

б) «Нәни принц»;

в) «Мырау батыр».

11. Алтынчы левелда төп герой кем булып уйный?

а) «Аксак тимер»;

б) «Кадыйрбирде»;

в) «Тим Чуар».

12. Малайга яңа уенга сылтама җибәрүченең исеме ничек?

а) Субра;

б) Туктамыш;

в) Норадын;

13. Бабай төп геройга тагын нинди уен тәкъдим итә?

а) «Алтын Урда»;

б) «Казан ханлыгы»;

в) «Идегәй». 

 

Җаваплар: 1.а, 2.в, 3.б, 4.а, 5.в, 6.а, 7.б, 8.а, 9.в, 10.а, 11.в, 12.а, 13.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев