«Тылсым»чылар осталыкларын күрсәтте
Ачык ишек

«Тылсым»чылар осталыкларын күрсәтте

16нчы май көнне Чаллы шәһәре 2нче гимназиясендә эшләп килүче «Тылсым» театр түгәрәге ачык дәрес үткәрде.

Түгәрәкнең җитәкчеләре - Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Садыйкова.

«Тылсым»чылар быелгы уку елы дәвамында сәхнәләштергән иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Өлкәннәр төркеме «Яратылмый калган ярлар» спектаклен, ә кечкенәләр төркеме «Кетәклектәге вакыйга» дектив комедиясен күрсәтте. Ачык дәрес Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында узды. Дәрестән соң балалар һәм әти-әниләр бергәләшеп чәй табыны артында гапләшеп утырдылар.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев