Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туры эфирда курчак театры!

Шәһәр үзәк китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен «Нәни өй хуҗасы Кузя мәктәбе» әкият кунакханәсе эшләп килә.

Шәһәр үзәк китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен «Нәни өй хуҗасы Кузя мәктәбе» әкият кунакханәсе эшләп килә. Кузя әкият яратучы дусларын туры эфирда курчак театры карарга чакыра. Очрашулар шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтактедагы төркемендә уза.

Әле күптән түгел генә «Куян өе» дигән курчак театры спектакле узды. Матур декорацияләр фонында берсе артыннан берсе сәхнәдә һәркемгә таныш һәм яраткан геройлар – урман җәнлекләре пәйда булды. Күңелле музыка, гадәти геройлар һәм кызыклы вакыйгалар нәни тыңлаучының да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килде.

Инде 17нче февраль көнне янәдән сезне яңа тамаша карарга чакырабыз. Әлеге очрашу тагын да мавыктыргыч булырга ошый, чөнки китапханәбезгә кунакка Лукоморьедан Галим мәче үзе киләчәк. Алга таба нәрсә булуын белергә телисезме? Сезне китапханәбезнең ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда көтеп калабыз. Әти-әниләрегез белән бергә кушылыгыз, дусларым! Очрашканга кадәр!

Әхмәтшина Гөлшат, шәһәр үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев