Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Тургайлар» – җиңүче

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Әдәби Татарстан» дигән интеллектуаль уен үтте.

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Әдәби Татарстан» дигән интеллектуаль уен үтте.
Чарада М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 7-8 сыйныфы укучылар катнашты.
Алар 6 командага бүленеп көч сынашты: «Бөркетләр»-7А, «Тургайлар»-7Б, «Дуслык»-7В, «Йолдызчыклар»-8А, «Активистлар»-8Б, «Энҗеләр»-8В.
Бу уен Муса Җәлил, Хәсән Туфан һәм Габдулла тукайның иҗатына багышланды.

Педагог-оештыручы Вера Андреевна укучыларны әлеге язучыларның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар үзләре дә шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, шигырьләргә анализ ясадылар. Шулай ук алар тема буенча 37 сорауга җавап бирделәр.

Чараның җиңүчеләре:
I урын — «Тургайлар», 7Бкл.
II урын — «Энҗеләр», 8В кл.
III урын — «Активистлар», 8Б кл.
Бу командалар җиңүче дипломына лаек булды.

Аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Әхмәтҗанова Камила (8Бкл.), Мөбәрәков Ильдан (7Вкл.), Җиһаншин Адель (8Акл.) аерым бүләкләнде.

Укучыларның татар теле укытучылары: Валеева С.В., Фатихова Н.Г., Харисова Э.М., Нурисламова Э.А. дә бүләкләргә һәм дипломнарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев