Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тукай районының «Балкыш» лагерында спорт сменасы ачылды

Биредә 75 яшь спортчы яңа сезонда җиңүләр яулар өчен көч туплый.

15нче август көнне Тукай районының «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагерында спорт сменасы ачылды. Сменада 75 бала ял итә, алар район һәм Татарстан Республикасының спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар.

Лагерьда көн саен бадминтон, кикбоксинг, өстәл теннисы, көрәш буенча тренировкалар үткәрелә. Балалар «Акчарлак» бассейнында йөзү белән шөгыльләнәләр. Төрле конкурслар, квестлар, викториналар һәм дискотекалар үз эченә алган күңел ачу программасы эшләнгән. Яшь спортчылар яңа сезонда җиңүләр яулар өчен көч туплыйлар.

https://vk.com/svetliput

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев