Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була

Бәйгедә 8-30 яшьлек солист-вокалистлар, иҗат коллективлары, конферансьелар катнаша ала.

 

Татарстанда яшәүче солист-вокалистлар, иҗат коллективлары, конферансьелар гаризаны 10 майга кадәр тапшыра ала.

Тукай районы администрациясе милли һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан РСФСРның халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Илһам – Вдохновение» фестиваль-бәйгесен оештыра. Фестивальдә Илһам Шакиров иҗатын балалар, яшүсмерләр арасында популярлаштыру күздә тотыла. Ул беренче тапкыр республика күләмендә уздырыла.

«Фестиваль-бәйгедә Илһам Шакиров репертуарында булган җырлар белән генә катнашырга мөмкин. Чыгышларны музыка белгечләре, композиторлар бәяләячәк. Жюри рәисе – Россиянең атказанган артисты Раида Ермохина, жюри әгъзалары - Татарстанның халык артистлары – Алинә ШәрипҗановаФилүс Каһиров һ.б. Сайлап алу туры 20-21 майда Тукай районы Яңа бистәсе мәдәният йортында узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы июль ахырында, Илһам Шакиров музее төзекләндерелгәннән соң ачылгач була», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проект җитәкчесе Данил Әюпов.

  • «Илһам - Вдохновение» фестиваль-бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Вокал» кече төркем (8-14 яшь), урта төркем (15-21 яшь), өлкән төркем (22-30 яшь), «Конферанс» (8-30 яшь), «Рәсем сәнгате» (8-20 яшь).

Фестиваль-конкурста Татарстанда яшәүче солист-вокалистлар, иҗат коллективлары, конферансьелар катнаша ала. Иң өлкән катнашучыга 30 яшьтән артмаска тиеш. Гаризаларны һәм ике видеоязманы 10 майга кадәр festival-ckonkurs@yandex.ru адресына җибәрергә кирәк.

  • Бәйге таләпләре: «Вокал» номинациясендә катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан ике җыр башкарырга, җырның берсе 3 минут 30 секундтан артып китмәскә тиеш, «бэк-вокал» язылган фонограмма куллану тыела. «Нәфис сүз» номинациясендә катнашучы ике чыгыш әзерли, аның һәрберсе 1 минуттан ким булмаска, 2 минут 30 секундтан артып китмәскә тиеш. «Рәсем сәнгате» номинациясендә «Мин музыка ясыйм» темасына Илһам Шакиров репертуарыннан берәр җырны тасвирларга яки Илһам Шакировның тормыш юлын чагылдырырга кирәк.

Данил Әюпов әйтүенчә, Гран-при иясен 50 мең, беренче урынга – 10 мең сум, икенче урынга - 7 мең сум, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. «Моннан тыш, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның махсус призы аерым башкаручыга бирелә. Катнашучылар өчен бүләкләр әзерләнәчәк, чөнки иганәчеләр җәлеп иттек», - диде ул.

«Бәйге уңышлы узса, киләсе елга аны Россия күләмендә үткәрергә ниятлибез. Ә инде Россия күләмендә дә уздырып, уңышка ирешсәк, халыкара дәрәҗәдә уздырырга телибез. Барысы да катнашучылардан тора», - диде проект җитәкчесе.

Фестиваль-бәйге белән тулырак шушы сайттан танышырга мөмкин. Бәйгенең нигезләмәсе әлеге сылтамада беркетелгән.

Салават Камалетдинов фотосы.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев