Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тукай безне телле итте

8нче мәктәптә һәр сыйныфта Тукай дәресләре булып узды, иҗади бәйгеләр үткәрелде.

...”Милләтең белән горурлан,

Халкыңның үзе белән!

Күр илеңнең матурлыгын,

Күр татар күзе белән!”...

 

Яз...Күпме мәгънә сыйган бу кечкенә генә сүзгә! Кышкы йокысыннан уянып килүче табигать,күңелләрдә һәм күктә балкучы язгы кояш, җылы ләйсән яңгырлар...

137 ел элек шундый матур язларның берсе татар дөньясына аның сөекле улын – Тукаен бүләк итә.

Без, татарлар, һәр яз саен аның туган көнен билгеләп узабыз. 26нчы апрель көнне татар дөньясында Тукаебызга багышланган төрле чаралар уздырыла.

 

Әлбәттә, безнең 8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, аларның укучылары да моннан читтә калмады. Техника алга киткән хәзерге заманда һәр сыйныфта  Тукай дәресләре булып узды, иҗади бәйгеләр үткәрелде.

 

Габдулла Тукай иҗатына гашыйк нәфис сүз осталары да ярышты. Әлбәттә, һәркем җиңүче иде бу көнне. Димәк, дуслык, бердәмлек җиңде.

 

Тукай безне телле итте. Милләтне милләт итүче әлеге җәүһәрне түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз.

 

Нәбиуллина С.М.,татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 8нче мәктәп, Чаллы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X