Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тукай әкиятенә нигезләнгән мультфильм анимация конкурсында иң яхшысы дип табылды

Форумда йөзләгән яшь журналист, фотограф, режиссер һәм медиарәссам катнашкан.

Эрмитаждагы «Мәдәниятләр диалогы» XVIII халыкара медиафорумында анимация конкурсында Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» мультфильмы иң яхшысы дип танылды.

Форумда йөзләгән яшь журналист, фотограф, режиссер һәм медиарәссам катнашкан.

«Су анасы» мультфильмының авторы – режиссер-аниматор һәм рәссам Сабина Фәхретдинова. Аңа 24 яшь. «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Дизайн мәктәбен тәмамлаган.

Мультфильм инсталляция-киңлекнең бер өлеше буларак ясалган. Бу инсталляциянең эченә кереп утырырга, колакчыннар киеп анимация карарга һәм медитация ясарга була.

Сабина әлеге эше белән Казан мөселман кинофестивалендә катнашу нияте турында әйтә. Кинофестивальдә «анимацион фильм» номинациясе барлыкка килде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-tele-ermitazda-yangyrady-5888258

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев