Туганнарым уеннарда катнашырга яраталар
Без гаиләбез белән Сабантуйда катнашырга яратабыз. Төрлебез төрле уеннар уйный...
11нче июнь көнне Мамадыш районы Түбән Яке авылында Сабантуй гөрләп узды. Бөтен туганнар бергә җыелышып чыккан идек без. Без гаиләбез белән Сабантуйда катнашырга яратабыз.
Минем Риназ абыем, мисал өчен көрәшә. Ул быел көрәшеп өченче урын алды. Айрат абыем белән әбием икесе биергә йөгереп чыктылар. Җизни белән апам да бөтен уеннарда катнаштылар. Сеңлем дә катнашып төрле бүләкләр алды. Мин генә бу юлы попкорн ашап тик йөрдем.
Бәйрәмне җырчылар Рөстәм белән Ләйлә Галиевлар алып бардылар. Булат Юнысов исемле көрәшче батыр калды.
Әдилә Искәндәрова, Чаллы шәһәре, 29нчы гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев