Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туган телен яратучы креатив яшьләрне беренче татар дебатында катнашырга чакыралар

Төп максат — яшьләрне һәм балаларны татарча дискуссияләр алып барырга, татарча уйларга өйрәтү.

Креатив фикер йөртүче һәм татар теле яратучы яшьләрне беренче татар дебатларында катнашырга чакыралар. Дебатлар вакытында ана телен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу булачак.

Төп максат — яшьләрне һәм балаларны татарча дискуссияләр алып барырга, татарча уйларга өйрәтү.

Бу проект Казан Мэриясе тарафыннан үткәрелә торган «Үз телем» бәйгесе финалына узган. Аның авторы - Хаҗиева Айлия, Казан (Идел буе) федераль университетының Хокук факультетының 2 курс студенты, Республикакүләм «Кадровый резерв» проекты катнашучысы. Татарча дебатларны оештыруда катнашырга теләк белдерүчеләр телеграмда @remremark аккаунтына яза ала.

Чыганак https://t.me/idel_tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев