Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туган тел ул – тормыш!

«Безнең Апас мәктәбендә Телләр елы уңаеннан күп чаралар үткәрелде инде. Мин шуларның берничәсен – үзем катнашканнарын гына язып үтәм«, – дип яза безгә Самира Сәлимуллина.

 

Безнең Апас мәктәбендә Телләр елы уңаеннан күп чаралар үткәрелде инде. Мин шуларның берничәсен – үзем катнашканнарын гына язып үтәм.

Сыйныфыбыз белән берлектә «Әбием сандыгы» дип исемләнгән күргәзмә оештырдык. Чиккән сөлгеләр, җәймәләр, намазлыклар берәүне дә битараф калдырмады: күргәзмә яныннан көне буе кеше өзелмәде. Әбиләребез яшь чагында калфак-читекләр, чиккән алъяпкычлардан, билләренә җиткән чәчләренә таккан чулпылардан күз явын алырлык булганнардыр дигән уйлар күпләр күңелендә горурлык  хисләре уяткандыр.

«Туган телем ул ...» дип исемләнгән акция дә оештырдык. Туган телләр турындагы моңлы җырлар астында укытучылар һәм укучылар туган тел турындагы фикерләрен йөрәк формасында киселгән  кәгазьгә төшерделәр. «Туган телем ул – эчәр суым, сулар һавам!», «Туган телем – үткәнем, бүгенгем, киләчәгем», «Туган тел ул – тормыш!» дигән фикерләр күңелемә аеруча хуш килде.

Гыйнвар аеннан башлап, һәр айда «Дөньяда сүземез бар – үземез юк (Акмулла)» дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырыла. Гыйнвар аенда туган юбиляр язучы-шагыйрләр иҗатына күзәтү ясалды, алар турында кызыклы мәглүматлар бирелде. Февраль аенда уздырылачак сөйләшүгә әзерлек эшләре бара.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: тел никадәр күбрәк хәрәкәт итсә, шулкадәр тизрәк үсә, камилләшә бара. Татар халкында киң таралган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән мәкальне тел үсешенә карата да кулланып була.

Самира Сәлимуллина, Апас районы, Апас мәктәбе, 6В сыйныфы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган тел көне ТЕЛ ЧАРА ана теле атналык