Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туган тел көне уңаеннан тантаналы чаралар

26нчы апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә.

 

26нчы апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан республикада күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырыла. Традиция буенча бу көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Г.Тукай шәһәр җәмәгать бакчасында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

11:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында республиканың әйдәп баручы җырчылары һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында әзерләнгән бәйрәм концертында Рөстәм Миңнеханов 2023 елның Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

Ә 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узачак.

16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда гала-концерт булачак һәм «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясенә йомгак ясалачак.

Туган тел көненә кадәр 24 апрель көнне Габдулла Тукайның әнисе туган Балтач районының Сасна Пучинкәсе авылында һәм 25 апрель көнне Арча районының Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авылларында Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашында бәйрәм чаралары үтәчәк.

26 апрель көнне Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашында Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә шигърият бәйрәмнәре узачак.

Шулай ук Туган тел көнен республиканың муниципаль районнарында урнашкан мәдәният учреждениеләре традиция буларак татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырьләр уку, социаль челтәрләрдә төрле мәдәни акцияләр белән билгеләп үтәчәкләр.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев