Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туган көнең белән, Интернет!

Интернетның туган көне 17 майда билгеләп үтелә. Быел аның барлыкка килгәненә 33 ел.

17 майда интернет үзенең туган көнен билгеләп үтә. Быел аның барлыкка килгәненә 33 ел.

Нәкъ менә 1991 елның 17нче маенда интернет челтәре өчен WWW стандарты раслана.

Моңа кадәр электрон почта эшләп килә торган була, кешеләр мәгълүмат белән җиңел генә итеп уртаклаша ала.

Интернет турында кайбер фактлар

  • Global Digital компаниясе мәгълүматлары буенча, 2022 елда 4,95 млрд кеше интернет кулланган. Бүгенге көндә дөнья халкының 62,5%ы интернет куллана.
  • Ә Россиядә 2022 елда 129 миллион кеше интернет кулланган, бу ил халкының 89%ын тәшкил итә.
  • Россиядә кешеләр көненә гадәттә 7 сәгать 50 минут «интернетта утыралар», шуның 46,7%ын мобиль җайланмаларда.
  • Трафикның якынча 60%ын кешеләр түгел, ә ботлар куллана.
  • Интернетның төп инфраструктурасы – континентларны тоташтыручы 300 су асты кабеле. Аларның берсе генә өзелсә дә, дистәләгән миллион кеше элемтәсез калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев