Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Каманың лицей укучылары химия буенча БДИ ны 100 баллга тапшырды

Бүген география, әдәбият һәм химия буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.

Түбән Каманың 35нче лицеен тәмамлаучы 7 чыгарылыш сыйныф укучысы химия буенча БДИ буенча 100 балл алды. Татарстан буенча 49 бала химия буенча БДИны 100 баллга тапшырган (узган ел алар 26 иде). Өч укучы география буенча 100 баллга БДИ яздылар (узган ел 2 генә) һәм 107 бала әдәбият буенча БДИ өчен 100 балл алды (узган ел 65 иде).

Химия буенча БДИны 2024 елның 23 маенда 1932 укучы тапшырды (2023 елда – 1815). 1 чыгарылыш сыйныф укучысы җитди сәбәп буенча имтиханга килә алмаган (ул 18 июньдә резерв көнгә кертелгән).

Әдәбият буенча БДИны 2024 елның 23 маенда 737 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2023 елда – 759).

География буенча БДИны 2024 елның 23 маенда 170 укучы тапшырды (2023 елда – 117).

Агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә һәм Рособрнадзорның рәсми сайтының "ГИА" бүлегендә белә ала https://checkege.rustest.ru/ 

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев