Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камадан 4 яшьлек сноубордчы кыз Эльбрус тавын яулаган

Дүрт яшьлек сноубордчы Зара Иванова 4800 метр биеклектәге Эльбрус тавын яулаган.

Түбән Камада яшәүче дүрт яшьлек сноубордчы Зара Иванова 4800 метр биеклектәге Эльбрус тавын яулаган. Кызның әтисе видеоязма белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

«Туган як» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Моңа кадәр Зара Иванова Домбайда (Карачай-Черкес) 3200 метр биеклекне һәм Роза Пик урынында (Краснодар крае) 2300 метр биеклекне яулаган булган.

Моңа кадәр НТР 24 кызның мавыгуы турында сөйләгән иде инде. 2022 елның октябрендә социаль челтәрләрдә Зараның яңгыр суыннан җыелган күлләвек буйлап вейкбордта шуу видеосы таралды. Ул вакытта кайбер кулланучылар, баланың машина юлында булып, үзен куркыныч астына куюына ризасызлык белдергән иде. Ләкин кызның әтисе барлык иминлек техникасы үтәлгәнен аңлатты.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев