Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада үткән «Сүз көче» фестиваленә Драгунский, Идиатуллин һәм Сальников килде

17нче һәм 18нче сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «Сүз көче» дигән әдәби гаилә фестивале үтте.

Ике көн дәвамында шәһәрлеләр яңа китаплар белән таныштылар һәм танылган язучылар белән аралаштылар, дип хәбәр итә «НТР 24».

Укучылар белән очрашуларда язучылар үзләренең китаплары һәм, гомумән, заманча әдәбият турында сөйләделәр. Түбән Камалылар Римма Раппопорт, Галина Дядина, Шамиль Идиатуллин, һәм «Петровы в гриппе и вокруг него» романы авторы Алексей Сальников белән очраштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Тамашачыларның аерым игътибарына Денис Драгунский лаек булды. (Денис Драгунский - танылган балалар язучысы Виктор Юзефович Драгунскийның улы, «Денискины рассказы» китабындагы төп геройның прототибы. Язучы.)

Денис Драгунский фикеренчә, бу фестиваль китап укучылар өчен таныш булмаган заманча әдәбият дөньясына юл ача. 

«Балаларның бу фестиваль кысаларында язучылар белән очрашуы, яңа китаплар белән танышуы, мастер-классларда катнашуы — бик кызыклы һәм гомуми культура дәрәҗәсен күтәрә торган әйбер. Бу, минемчә, бик мөһим», — дип билгеләде язучы.

Ике көнлек фестиваль кысаларында төрле темаларга («Гарри Поттер», аниме һәм манга, блогерлык, экранизацияләр, комикслар) лекцияләр һәм  дискуссияләр дә узды. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен педагогик лаборатория үтте.

Кунаклар шулай ук шигъри баттл, спектакльләр, лекцияләр, театраль постановкалар һәм мастер-классларда катнашты.

Моннан тыш фестиваль кысаларында үзенчәлекле балалар өчен әдәби-театраль шөгыльләр дә булды. Фестивальнеңикенче көнендә оештыручылар балалар арасында үткән шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Анда катанашу өчен балалар яраткан шигырьләрен укыпган видеога яздырып оештыручыларга җибәрде.. 

Фото «НТР 24».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев