Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада мәктәп укучылары өчен җәйге китап марафоны эшли башлый

Җәйге каникул ахырына иң актив катнашучыларны призлар һәм дипломнар белән бүләкләү күздә тотыла.

Түбән Камада кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапстан» җәйге китап марафоны эшли башлый. Җәйге каникул ахырына иң актив катнашучыларны призлар һәм дипломнар белән бүләкләү күздә тотыла. Бу хакта «Туган як» газетасы социаль челтәрләрдә «Түбән Кама үзәк китапханә системасы» төркеменә сылтама белән хәбәр итә. 

1 июньдә «Гаилә» шәһәр паркында очрашу уза, анда китапханә хезмәткәрләре марафон турында сөйләячәк һәм мастер-класс үткәрәчәк. Чара иртәнге сәгать 10да башлана. 

«Китапстан» — юл күрсәтүче карта. Катнашучылар сайланган китапларны укып, аның буенча алга бара. Маршрут-трекер укучылар алгарышын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә. Хәзерге вакытта 20,5 мең данә нөсха басылган, ә мобиль версия «Я школьник» кушымтасында булачак.

Проектның төп темасы — Татарстан шәһәрләре һәм символлары. 

https://tatar-inform.tatar/news?page=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев