Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада имтихан һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр билгеләнде

Түбән Камада мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Бердәм дәүләт имтиханы һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр билгеләнде.

25нче һәм 32нче гимназия, 14нче һәм 35нче лицей, 1нче һәм 16нчы мәктәп укучылары химия, әдәбият, рус теле, математика һәм тарих фәннәреннән иң югары нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шәһәр буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Җәмгыять белеме һәм инглиз теле буенча гына күрсәткечләр үзгәрмәгән.
Шулай ук конференциядә Түбән Кама белем бирү оешмаларының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында катнашу статусын да карадылар. Иң яхшылары: 32нче һәм 22нче гимназия, 35нче лицей, 10нчы һәм 33нче мәктәп. Уртача күрсәткечләр: 13нче һәм 34нче гимназия-интернат, 27нче мәктәп, 14нче лицей, 1нче, 2нче, 25нче гимназия, 24нче лицей-интернат, Каенлы мәктәбе. 
https://tatar-inform.tatar/news?page=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев