Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Камада яшь тикшеренүчеләр конференциясе Бөтендөнья фән көненә багышланды

Түбән Камада 21нче тапкыр яшүсмерләрнең республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

 

 

 

 

Түбән Камада 21нче тапкыр яшүсмерләрнең республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Ул танылган химия укытучысы Спиридон Молодцов истәлегенә һәм Бөтендөнья фән көненә багышланган.

Быел конференциягә Түбән Кама, Казан, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә һәм Мөслим районнарыннан 250дән артык яшь тикшеренүче килде. Проектларны яклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 35нче лицей базасында узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Балалар Түбән Кама химия-технология институты галимнәре һәм педагоглары алдында 19 секциядә чыгыш ясады.

Һәр секциядә җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм кыйммәтле бүләк алды, ә лауреатларга дипломнар тапшырылды.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев