Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Кама укучысы Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

Россиянең 96 укучысы арасында Түбән Кама укучысы Анастасия Тузеева ярышта җиңүче булды.

 

Мәскәүдә 10-11 сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды. Россиянең 96 укучысы белемнәрен сынап карарга килде. Анда Түбән Кама укучысы Анастасия Тузеева ярышта җиңүче булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Олимпиада бер турда вазгыятьле мәсьәләләрне хәл итү форматында узды. Татарстаннан Түбән Кама шәһәре 29нчы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Анастасия Тузеева, Тәтеш районы Алаберда урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Адилә Шәйхетдинова, Чистай районы Каргалы гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Морад Зарипов, шулай ук Бөгелмә районы 1нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Виктор Мельников чыгыш ясады.

Ярышта Татарстан укучылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, Анастасия Тузеева, Адилә Шәйхетдинова һәм Морад Зарипов олимпиада җиңүчеләре булды.

Татарстан Республикасы делегациясе белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин очрашты. Ул парламентарий сыйфатында эшләве турында сөйләде, ә укучылар олимпиада тәэсирләре белән уртаклашты.

Шулай ук укучылар һәм аларны озата баручылар өчен экскурсия оештырылды. Алар Россиядә парламентаризм тарихы, Дәүләт Думасы составы, аның структурасы һәм эшен оештыру белән таныштылар.

«Татарстан мәктәп укучылары мондый масштаблы ярышта республиканы лаеклы тәкъдим итте. Бу - оештыручылар, остазлар, укучылар һәм аларның ата-аналарының эше. Зур казанышыгыз белән котлыйм! Балаларга укуда алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр!» - диде Айдар Метшин.

https://tatar-inform

фото https://tat.e-nkama.ru/news/746/111432/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев