Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Кама кызы Бөтенроссия бәйгесендә Татарстаннан бердәнбер җиңүче булган

Түбән Кама студенты Мәликә Насыйбуллина «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган.

Бу хакта «Туган як» газетасы яза. 

Әлеге чара «Зур үзгәреш» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы булып тора. Аның 100 җиңүчесе «Артек»ка барачак һәм миллион сум күләмендәге акчалата бүләкләр өчен көрәшәчәк.

Мәликә Насыйбуллинага җиңүе турында Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова хәбәр иткән.

Е. Н.Королев исемендәге политехник көллият студенты Мәликә Насыйбуллина республиканың урта һөнәри белем бирү системасында Татарстаннан бердәнбер җиңүче булган, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев