Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Түбән Кама – киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә эшләр кабул ителә

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Нәтиҗәләр 22 сентябрьдә билгеле булачак.

Түбән Каманың туган көне алдыннан уздырыла торган «Түбән Кама - киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә. Бүгенге 60тан артык төрле эш килгән. Катнашучылар компьютер графикасы һәм ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән эшләрне җибәрделәр. Рәсемнәрдә Түбән Каманың истәлекле урыннары сурәтләнгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов аларның кайберләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Искәртик, бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, ә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Эшләр (форматта *.jpg, *.jpeg, *.png) 20 сентябрь 23:59 сәгатькә кадәр ic.nk@tatar.ru почтасына кабул ителә. Нәтиҗәләр 22 сентябрьдә билгеле булачак.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев