Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Традицион халык уеннарының «УенФест» Халыкара фестиваль-конкурсы старт ала

Быел Фестиваль-конкурс халыкара статус ала.

Традицион халык уеннарының «УенФест» Халыкара Фестиваль-конкурсы старт ала. Конкурсның беренче сайлап алу этабы 2023 елның 1нче мартыннан 16нчы маена кадәр онлайн форматта узачак. Быел Фестиваль-конкурс халыкара статус ала.

Конкурста катнашу өчен балалар халык уеннары уйнап видео яздырырга, социаль челтәрдә #Уенфестконконкурс2023 тамгасы белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына гариза юлларга тиеш.

Фестиваль-конкурсның икенче этабы традиция буенча 1 июньдә Казан үзәгендә фестиваль форматында узачак. Конкурс финалистлары ярыш программасында катнашачаклар, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Фестиваль-конкурсның Гран-при ияләре Россиянең иң яхшы аттракцион паркларының берсендә –«Сочи Парк» - уникаль аттракционлы күңел ачу комплексында булачак.

«Узган елгы «УенФест» фестивалендә Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы җиңүче булды. Коллектив «Сочи Парк» аттракционнар паркында булды һәм бик күп уңай эмоцияләр алды. Фестиваль кысаларында традицион халык уеннары, халык сәнгать кәсепләре буенча мастер-класслар узды. «УенФест» финалын уздыруның традицион мәйданчыгына әверелгән Казан Кремле ишегалдында 16 000 нән артык кунак булды. «УенФест» елдан-ел күбрәк кызыксынучы тамашачыларны һәм актив катнашучыларны җыя», - диде «Таткультресурсүзәк» оешмасы директор урынбасары Эльвина Якупова.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Бөтендөнья татар конгрессы.

Катнашу шартлары турында мәгълүмат сайттагы Нигезләмәдә бирелгән https://tatcultresurs.ru/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев