Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

ТР Милли музеенда «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе узачак

Казанның яшь экскурсоводлары музей эшендә үз көчен сынап карый алачак.

 

1нче июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, ТР Милли музее һәм аның филиалларында матур акция үтәчәк. «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» исемле бу чарада Казанның яшь экскурсоводлары музей эшендә үзләренең көчен сынап карыйлар.

Чарада Казан шәһәренең төрле мәктәпләре янындагы җәйге лагерьдә ял иткән, музей эшен яратучы мәктәп укучылары катнаша. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яшь музей сөючеләр 1нче июнь көне буе Милли музейның үзендә, Е.А.Боратынский музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Ш.Камал мемориаль музеенда, Бөек Ватан сугышы мемориал-музеенда һәм Красновидово авылындагы М.Горький музеенда барлык кунакларга экскурсия үткәрәчәк.

Чарада Казанның төрле районнарында урнашкан мәктәпләр катнаша. Акциядә катнашыр өчен балалар экскурсия текстын әзерлиләр, музей экспозицициясенең төрле өлешләре буйлап тарихи белем туплыйлар, экскурсия үткәрүнең серләренә төшенәләр.

Чараның соңында язучы Айрат Бик-Булатовның балалар өчен чыккан «Ничек Көрәнтешкә борыны ярдәм иткән» исемле яңа китабын тәкъдим итү дә булачак. Акциядә катнашкан барлык балаларга да бу өр-яңа кечкенә Көрәнтеш маҗаралары турындагы китап бүләк ителәчәк.

«Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрварлык хисен тәрбияләүдә зур урын алып торачак, тарих һәм туган якны өйрәнү, музей эшенең серләренә төшенергә һәм киләчәктә һөнәр сайлауда бик файдалы һәм яхшы мөмкинчелек бирә. Хәзерге заман талапләрендә бу бик мөһим чара, диелә хәбәрдә.

Фото https://mincult.tatarstan.ru/tat/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tr-milli-muzeenda-muzei-momkinleklar-maidany-akciyase-uzacak-5871648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев