Торыгыз, бүген Сабантуй!
Ул көнне таң әтәче сыман торып бастым да бөтен дусларыма ватсапка яза башладым:
Мин Сабантуй бәйрәмен бик озак көттем һәм берзаман килеп тә җитте шул көн. Ул көнне таң әтәче сыман торып бастым да бөтен дусларыма ватсапка яза башладым: «Тордыгызмы-тордыгызмы? Уяныгыз, йоклап ятмагыз! Бүген зур бәйрәм!» Дуслар бер сүз дә язмагач, күңелсезләнеп, үзем генә төшәргә булдым. Ләкин урамга чыксам, анда минем дусларым басып торалар иде. Мин сөенечемнән нишләргә дә белмәдем.
Шуннан соң без бергәләп төшеп киттек. Иң беренче уеныбыз батутта сикерү булды. Без көлешә-көлешә сикердек тә, тамагыбыз ачкач, пылау ашарга булдык. Аннары төрле уеннарда катнашып, бүләкләр дә алдык. Би-ик күңелле булды!
Әмир Кәримуллин – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев