Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театрының «Театр журналистлары клубы»нда очрашулар циклы башланды

Очрашуда КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары катнашты.

Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсендә» тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшиннең «Татар халкының тарихи, этномәдәни үзенчәлекләре» темасына лекциясе узды. Тарихчы татар халкының гомуми тарихы, төрки дәүләтләр, татар ханлыклары, татар милләтенең оешу үзенчәлекләре һәм этаплары турында чыгыш ясады.

Лекция барышында Гамирҗан Дәүләтшин миф, риваять темасына да тукталды. Шулай ук Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның тарихи әсәрләргә алынуын, аерым алганда «Идегәй» дастанын сәхнәгә куюын, югары бәяләде, дип яза ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

«Булачак журналистларга тарихны белү эшләрендә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Чөнки тарихи хәтер, милли үзаң темасы бүген бик мөһим тема» -, дип чыгыш ясады Гамирҗан Дәүләтшин.

Очрашуда Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары катнашты. КФУ доценты, булачак журналистларның укытучылары Рәсимә Галиева сүзләренчә, Тинчурин театрының «Театр журналистлары клубы»нда узган лекцияләр студентларны мәдәни яктан баета, театрга якынайта һәм журналистикада юнәлеш сайларга ярдәм итә.

Кәрим Тинчурин театры каршында «Театр журналистлары клубы» театр сәнгате турында язучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан оештырылды. Әлеге проектның инициаторы – театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Алга таба булачак журналистлар белән сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, драматург Мансур Гыйләҗев һәм башкалар очрашачак. Алар студентларга драматургия, театр сәнгате турында сөйлиячәк.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев