Тинчурин театрында яшьләр өчен квизлар старт ала
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» уздыра.
13 февраль көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» уздыра. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана.
Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк: https://forms.gle/3jhhE1XDQ5ff62iAA
Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Әлегә командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Квизда катнашу бушлай. Уен татар телендә узачак.
Катнашучыларны Тинчурин театры, аның тарихы, репертуары белән бәйле сораулар, кызыклы танышулар, уңай эмоцияләр көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.
Искәртеп узыйк, квизны даими рәвештә: айга 1 тапкыр уздырырга планлаштырыла.
Проектның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен аралашу мәйданчыгы булдыру.
Исегезгә төшерәбез, Тинчурин театры үз чикләрен киңәйтә.
Мисал өчен, театрда 2023 елның ноябреннән яңартылган форматта «Журналистика мәктәбе» проекты эшли.
2024 елның гыйнвар аенда яшь режиссерларның бишенче төркемен укыту башланды.
Тиздән, 21-23 февральдә, студентлар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленең премьерасы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев