Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән кичә үтте

Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары катнашты.

 

Тинчурин театрында ачык дәрес форматында «Хыяллар чынга аша» дигән кичә узган.

«Чарада «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең педагоглары һәм яшь артистлары актив катнашкан Инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан йомгак ясалды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Ачык дәрес «Сөембикә» журналы редакциясе коллективы инициативасы белән үткәрелгән. Алар иганәчеләр ярдәме белән «Могҗиза» студиясе балаларына Яңа ел бүләкләре дә тапшырган.

«Сәламәтлеге чикләнгән балаларның театр студиясе турында материал әзерләгәндә, без аларның Яңа елга нинди бүләкләр алырга теләгәннәрен дә белештек. Нәтиҗәдә, иганәчеләр табарга һәм балалар өчен бәйрәм оештырырга булдык» – дигән баш мөхәррир Лариса Маликова.

Театр студиясенә йөрүчеләрне котларга ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар да килгән.

«Инвалидларны социаль-мәдәни реабилитацияләү мәсьәләләре дарулар, техник тернәкләндерү чаралары, шифаханә–курорт дәвалануына юлламалар, белем һәм һөнәри юнәлеш бирү, инвалидларны эшкә урнаштыру белән беррәттән аларны комплекслы реабилитацияләү процессында мөһим әһәмияткә ия» – дип ассызыклаган Гадел Мөбәрәкшин.

Ул «Во благо вместе» инициатив төркеменең җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәевага, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка, шулай ук, оештыручыларга, педагог-актерларга һәм «Могҗиза» студиясендә катнашучыларга Татарстанда социаль инклюзияне үстерүгә керткән өлешләре өчен Мактау грамоталары тапшырган.

Студияне оештыручыларга һәм аның актерларына «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының Рәхмәт хатлары һәм Казан зооботаника бакчасына чакыру билетлары тапшырылган.

«Үз чиратында, Тинчурин театры «Могҗиза» студиясе проектларына ярдәм күрсәткәне өчен «Сөембикә» журналына рәхмәт белдерде», дип яза Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X