Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балаларына яңа ел бәйрәме оештыра
Ачык ишек

Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балаларына яңа ел бәйрәме оештыра

24-25 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме әзерли.

24-25 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме әзерли. Бәйрәмдә Татарстанның 10 районыннан 300дән артык бала катнашачак.

Программада: Кыш бабай белән Кар кызы, чыршы янында әйлән-бәйлән, әкият геройлары, уеннар һәм драматург Шамил Фәрхетдиновның “Тылсымлы арена” спектаклен карау.

Хәйрия чарасында Лаеш, Теләче, Саба, Балык Бистәсе, Мамадыш, Питрәч, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Биектау районыннан балалар киләчәк.

https://mincult.tatarstan

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев