Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына “Әйдә, йөгердек!” квесты үткәрә

Беренче квестта Казанның 27нче гимназия укучылары катнашты.

“Әйдә, йөгердек!” квесты драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана. Уенның максаты – театр дөньясы белән таныштыру һәм театр бинасын якыннан күрсәтү. Беренче квестта Казанның 27-нче гимназия укучылары катнашты.

Квест театрда ике команда арасында ярыш рәвешендә үткәрелә. Алып баручы балаларны ике командага бүлеп, ике маршрут буенча озата. Квестта катнашучы балалар театрның төрле урыннарыннан конвертлар эзләде. Шулай ук уен барышында балалар төрле сынаулар аша (бию, уен, грим салу) узды.

Конвертлар җыелып беткәч, алып баручы янына килеп, кроссворд тутырырга һәм анда Кәрим Тинчурин дигән исем килеп чыгарга тиеш иде. Кроссвордны беренче тутырып бетергән команда җиңүче булып танылды. Ахырда җиңүче командага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кроссворд үзе, катнашучы артистларның автографлары белән, укучыларга бүләккә бирелде. 27нче гимназия укучылары “Әйдә, йөгердек!” квестының башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булуын әйтеп узды.

Укытучылар фикеренчә, уен татар телен өйрәнергә бер этәргеч булып тора. Квестның авторы – драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза. Квестта театр артистларыннан Булат Зиннәтуллин һәм Ландыш Ибәтуллина катнаша, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.

“Әйдә, йөгердек!” квестына төркемнәргә заявкалар кабул ителә. Элемтә өчен администратор Рамил Гарипов +7 919 633-17-20

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев