Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театры артистлары 2нче гимназия укучылары белән очрашты

12нче октябрь көнне Чаллының 2нче гимназиясендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары кунакта булды.

Укучылар белән очрашуга Татарстанның атказанган артисты Ринат Шәмсетдинов, «Тантана» премиясе лауреаты Зөлфәт Закиров һәм актриса Диләрә Фәттахова килде. Балалар артистларны алкышлар белән каршы алдылар һәм сәхнә түрендә урын бирделәр.

Иң әүвәл 2нче гимназиядә уңышлы эшләп килүче «Тылсым» театр студиясе укучылары кунакларга Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәреннән өзек уйнап күрсәттеләр. Җитәкчеләре – Чулпан Садыкова һәм Энҗе Шиһапова.

Әлеге чыгышны караганнан соң Диләрә Фәттахова сүз алды, укучыларның уйнауларын бик ошатуларын әйтте һәм Тинчурин исемендәге театрда мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе барлыгы турында сөйләп үтте.

Очрашуны Энҗе Әзгәм кызы Нурисламова алып барды. Ул һәрбер артистка үзенчәлекле сорау әзерләгән иде. Ринат Шәмсетдинов «Театрга килү сезнең тормышыгызны ничек үзгәртте?» дигән сорауга җавап бирде. Ул «Балачакта артистлар янында сәхнәдә минем дә утырасым килә иде. Шунлыктан Казан театр училищесында укыдым. Балачактан курайда уйнарга, шигырьләр сөйләргә ярата идем» диде.

Ринат Шәмсетдинов кечкенә вакытымды чаңгы таягым сынган иде, мин аннан курай ясадым да үзлегемнән уйнарга өйрәндем, диде. Һәм бик матур итеп курайда уйнап та күрсәтте.

Ринат әфәнде Чаллы театры актрисасы Энҗе ханым Шиһапова белән курсташлар икән. Алар диплом спектакле «Башмагым»да бергә уйнаганнар. Энҗе ханым курсташы Ринатны бары тик яхшы яктан гына искә алам дип сөйләде.

Тинчурин театрының яшь һәм талантлы актрисасы Диләрә Фәттахова актер гына түгел журналист та. «Театр көллиятендә 4 ел укыдым, ул гына җитмәгән кебек тоелды да аннары журналистикада 7 ел укыдым. Мин бик тә укырга, белем алырга яратканымны аңладым» диде ул.

Ә менә Зөлфәт Закировның артист булуына әтисе каршы була.

«Әтием Хәйдәр Закиров Г.Камал исемендәге театрда 15 ел баш администратор булып эшләде. Әти белән 3 яшемнән гел эшкә бара идем. Минем өчен театр ниндидер бер серле дөнья булмады. Чөнки мин көннәр буе шунда була идем, шунда ашый, йоклап та ала идем. Мине карарга кеше булмаганда массовкаларда катнаштыралар иде.

Әти минем укырга Казан театр училищесына барганны белми дә калды. Рус театры бүлегендә артистлар метр да җитмештән ким булырга тиеш түгел икән. Ә мин метр да 49 гына идем. Шулай итеп мин Рәшит Заһидуллин курсына килеп кердем.
Шуны белгәч, әти миңа бер эндәшми дә йөрде. Беренче ролемнән соң гына кабул итте ул моны, һәм мине ГИТИСка укырга җибәрде. ГИТИСта уку миңа тормышка аек күз белән карарга мөмкинлек бирде» дип сөйләде Зөлфәт Закиров.

Ә Чаллы театры артисткасы Чулпан Садыкова укучыларга 15 яшендә театр училищесына килүе турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев