Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тиеннәр һәм кошлар нәрсә ашый?

Иң мөһиме – зыян китермәскә: тиеннәр һәм кошларны нәрсә белән сыйларга ярый?

Кыш көне паркларда, урманнарда ял итеп йөрү бик рәхәт. Әмма урманнарда-паркларда яшәүче кош һәм җәнлекләргә җиңел түгел, чөнки кыш көне азык табу авыр. Шуңа күрә ял итәргә чыкканда кошлар һәм тиеннәр өчен тәм-томнар алырга мөмкин.

Елның салкын вакытында кошларга калорияле ризык – туңмай һәм маргарин кирәк. Туңмай тозсыз булырга тиеш. Тозсыз майны песнәкләр һәм чыпчыклар бик теләп ашыйлар. Ризыкны челтәр сеткаларга салып агачка эләргә кирәк.

Кышлаучы кошларны кыздырылмаган орлыклар, чистартылмаган тары бөртекләре, ярдырган солы ярмасы, миләш җиләкләре, ак икмәк валчыклары белән сыйларга мөмкин. Моннан тыш, аларга ит, күркәләр, имән чикләвеге, чикләвек, киптерелгән миләш һәм дүләнә, тары, солы һәм бодай бирергә мөмкин. Арыш ипие, тозлы һәм кыздырылган ризыклар белән тукландыру тыела.

Тиеннәрне кыздырылмаган орлыклар, чикләвекләр (әстерхан, кедр, фундук), кипкән җиләк-җимеш, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, тозсыз туңмай белән сыйларга, бал сылаган печенье яки аз гына майлы ит фаршы һәм эремчек салырга була. Барлык ризыкларның да тозсыз булуы, шикәр яки башка хуш исле һәм тәмләткеч өстәмәләр булмавы мөһим.

https://ojm.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев