Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Технологик эстетика: үткәннәр белән киләчәкне берләштерәбез

Мәктәп укучылары күргәзмәне квест-экскурсия форматында өйрәнә алалар.

Бүген Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында интерактив күргәзмә-квест ачылды, анда өстәмә чынбарлык экспонатлары тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең концепциясе «Кеше катнашыннан башка машина нәрсә булдыра ала?» һәм «Кешегә иҗади технологияләр ни өчен кирәк?» дигән сораулар турында уйланырга чакыра.

Күргәзмә ике бүлектән тора: «Хәзерге заман» һәм «Киләчәк».

«Хәзерге заман» бүлегендә Татарстанның заманча сәнәгатенә кагылышлы сурәтләр һәм экспонатлар — автотехника җитештерү, нефть чыгару, электробуслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тәкъдим ителгән.

«Киләчәк» бүлегендә стратосфера сурәтләре, спутник моделе, генератив дизайн объектлары, ясалма интеллект ярдәмендә ясалган сурәтләр, шулай ук нейросигналлар нигезендә картина.

Мәктәп укучылары күргәзмәне квест-экскурсия форматында өйрәнә алалар, анда экскурсия тематикасы буенча кушымтадагы сорауларга җавап биреп, пазл детальләрен алалар һәм «нейромозг» артефактын җыялар.

Квест-күргәзмә Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән «ПромАрт креатив мәйданчыгы» проекты кысаларында булдырылган, теләгән һәркем өчен ачык һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә.

https://mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев