Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Телләрне үстерү буенча медиапроектлар өчен грантлар конкурсы башланды

Грант алу өчен конкурс 14нче августка кадәр дәвам итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы телләрен үстерү һәм эшләвен яктырту буенча медиапроектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар бирү конкурсына гаризалар кабул ителә.

Гаризалар һәм проектлар өч номинациядә кабул ителә:

  • Интернет челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты.
  • Интернет челтәрендә туган телгә ярдәм итү өчен иң яхшы интернет-акция проекты.
  • Туган телне популярлаштыручы һәм/яки саклаучы иң яхшы социаль медиа проекты.


Һәр номинациядә иң яхшы эшләрнең авторлары үз проектларын гамәлгә ашыру яки үстерү өчен грантлар алачак. Быел призлы грантларның гомуми суммасы 450 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы.

Гаризалар һәм документлар пакеты кәгазь вариантта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420074, Татарстан Республикасы, Казан, Петербург урамы, 52, 4 кат, 412 нче кабинет, it-берләшмәнең үсеш секторы.

Конкурс эшләренең проектларын GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)231-77-61, +7(843)231-77-52.

Әлеге конкурс ел саен республика дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев