Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Йошкар-Ола укучысының хыялы чынга ашты

Йошкар-Оладан Николай Кузнецовның Яңа ел теләге акция кысаларында тормышка ашты. Ул метрополитен поездын йөртеп карарга хыялланган.

"Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе кысаларында 
балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, авыр тормыш хәленә эләккән, 
мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук өлкәннәр, 
авырлыклар кичерүчеләр Яңа ел алдыннан бүләкләр алалар. Акция 
бөтен Россия буйлап уза.


"Теләкләр чыршысы" акциясе ярдәмендә балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашыру безнең һәрберебезнең кулыннан килә. Барыбыз да игелекле тылсымчы булырга мөмкин. Мин ышанам, безнең Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгендә дә 
бу игелекле эшкә кушылган чиста күңелле кешеләр күп», - дип билгеләде 
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.


Йошкар-Оладан Николай Кузнецовның да Яңа ел теләге акция кысаларында тормышка ашты. Ул метрополитен поездын йөртеп карарга хыялланган. Николайга 7 
яшь, ул күп балалы гаиләдән һәм метро темасы белән күптән кызыксына.

Николай Кузнецовны Казанга, метрополитенйда машинист белән электропоезд кабинасында йөрергә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов чакырды.
Николайны әти-әниләре белән «Дубравная» метро станциясендә  каршы алдылар.
Алар машинистларның төрле маневрлар ясаганнарын карадылар, электр поезды машинисты кабинасында метро станциясеннән "Дубравная" электродепо корпусына кадәр экскурсиядә булдылар. 
Николай «Русич» маркалы поезд тренажерын карады, уку сыйныфында булды, анда аны Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел белән котладылар, татлы бүләкләр тапшырдылар.
"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясе  2018 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 60 меңгә якын Яңа ел теләкләре үтәлгән.
Акция кысаларында быел махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләрнең балаларына аерым игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев